Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

«Балачак-иң бәхетле чак»-балачак бәйрәме

1-июнь-Балаларны халыкара яклау көнендә,Аксар китапханәсе,мәктәп,  мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә, балачак бәйрәме үткәрдек.Балалар  класста “Чебурашка”дигән кино караганнан соң ,җәй темасына рәсем ясадылар.                                                                                                                      Бәйрәмне табигать  кочагында дәвам итеп, балалар төрле бәйгеләрдә катнаштылар, үзләренең сәләтләрен күрсәтеп, бүләкләр алдылар. Бәйрәмдә “Җәй.Китап.Дуслык”-җәйге уку марафонын ачып җибәрдек. Укучыларга каникул азагында, иң күп китап укучыларны билгеләргә һәм бүләкләргә вәгъдә иттек.

Балалар бәйрәмнән күңелле рухта таралыштылар.