Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

«Җиңү көне җиңел бирелмәде»-митинг

9 Май-Җиңү көнендә  Һәр елны халык дәһшәтле сугыш елларын искә ала, һәлак булган сугышчыларны искә ала.8 май көнне мәктәптән авылга Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлгә кадәр, укучылар колоннасы узды. 10: 00 сәгатьтә һәйкәл янында бәйрәм уңаеннан«Җиңү көне җиңел бирелмәде»дип исемләнгән тантаналы митинг уздырылды. Сәламләү сүзе белән авыл җирлеге башлыгы Гильманов Ю. И. чыгыш ясады.

Мәктәп укучылары, китапханә,мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә үзешчән сәнгать номерлары күрсәттек. Митингта катнашучылар сугыш елларында һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алып, традиция буенча Бөек Ватан сугышында һәлак булган каһарманнар һәйкәленә чәчәкләр һәм веноклар салынды.