«Сезгә тиеш әле бик күп назлар...»-открыткалар ясау дәресе
Бөек Җиңүнең 78 еллыгын каршылап, мәдәният йорты кызлары белән бергәләп,”Тамчы” кызыксынучылар клубына йөрүче балалар белән , тыл ветераннары өчен игелекле эшләр бәйгесе, бәйрәм открыткалары ясау дәресе уздырдык. Открыткаларга тынычлык символы-күгәрчен рәсемнәре, йолдызчыклар, җиңү ленталары, канәфер чәчәкләре беркеттек.Шулай ук эчтәлекле шигырь юллары язып ябыштырдык.
Кечкенә бүләкләребезне ветераннарның өйләренә барып тапшырыр өчен, укучылар бик тырышып эшләделәр.