Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

«Сугыш турында китап укыйбыз»-акция

Сугыш чоры балалар әдәбияты үрнәгендә, кече һәм урта яшьтәге китап укучыларда патриотик хисләр тәрбияләү максатыннан, ГБУК “Самара өлкә балалар китапханәсе” игълан иткән “Балаларга сугыш турында укыйбыз” XIV Халыкара Акциягә, Аксар авылы китапханәсе дә кушылды .6-7 сыйныф укучылары белән Бөек Ватан сугышының дәһшәтле мизгелләрен чагылдырган әдәби әсәрләрне укуны оештырдык.Чара өчен :“Бөек батырлык тарих түрендә” дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде. XIV Халыкара Акциясе кысаларында И.Газиның”Йолдызлы малай”хикәясен бергәләп укыдык.Сугыш вакытындагы балалар батырлыгы турындагы хикәядә, 12яшьлек Илгизәрнең батыр рухлы, куркусыз,кыю малай икәнлеген белдек. Әсәр буенча балалар белән бергәләп фикер алыштык.