Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

”Чернобыль хатирәләре-тарихтагы тирән яра"-тематик сәгать

26 апрель – радиацион авария һәм һәлакәтләр корбаннарын искә алу көненә карата китапханәдә ”Чернобыль хатирәләре-тарихтагы тирән яра” дигән тематик сәгать уздырылды.  Укучыларга 1986 елның 26 апрелендә В. И. Ленин исемендәге Чернобыль атом электр станциясенең 4 блок реакторы шартлап, бу фаҗиганың кешелеккә онытылмаслык зур зыян салуы турында сөйләдек. Бу шартлау - ХХ гасырның иң куркыныч һәлакәте. Шулай ук укучыларга авария нәтиҗәсендә изотопларның гомуми радиациясе 50 млн кюрига җитүе, ягъни бу 1945 елда Хиросимада шартлаган атом бомбасыннан 30-40 тапкыр көчлерәк икәне турынла сөйләнде. Аварияне бетерүгә Татарстаннан да 3500 ликвидатор чакырылуы турында да кыскача мәгълүмәт бирелде.

“Бу фаҗигаләрне бетерүдә катнашкан кешеләрнең хезмәте - чыннан да зур батырлык. Аларның берсе дә онытылмасын, һәрберсе тиешле хөрмәтне күреп яшәсеннәр иде. Кеше язмышларын җимерүче андый һәлакәтләр бүтән беркайчан да кабатланмасын иде”-дигән теләктә чараны тәмамладык.