"Экологиягә китап аша" фестиваленнән номинация күргәзмәләре
Районкүләм фестиваль-бәйге кысаларында китапханәдә балалар өчен экологик кичә оештырылды. Балаларны, килгән тамашачыларны “Экологиягә китап аша” - экологик темага китап күргәзмәсе,”Табигать дөньясы”исеме белән лэпбук, “Без – табигать дуслары» - балалар иҗат иткән рәсемнәр күргәзмәсе (плакатлары, рәсемнәре), “Минем табигать дөньям” –дигән фотостенд белән таныштырдык. “Пар пингвиннар” – китап инсталяциясе тәкъдим ителде.Шулай ук "Табигать дарухәнәсе-дару үләннәре"күргәзмәсе төрле кипкән үләннәрдән төзелде һәм буклетлар ясалды.