Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

«Галәм киңлекләрендә» мәгълүмәт сәгате

Китапханәдә космонавтика көненә багышлап “Галәм киңлекләрендә” дигән мәгълүмәт сәгате уздырылды.Китапханәче  мәктәп укучыларына ,1961 елның 12 апрелендә беренче космонавт – ватандашыбыз Юрий Гагарин кешелек тарихында иң тәүге булып галәм киңлекләрен иңләве турында сөйләде. Легендар очучының , берничә буын совет кешеләренең кумиры булган һәм космонавтика тарихында алтын хәрефләр белән язылган гади Җир улы “Байконур” космодромыннан “Восток-1” космик кораблендә галәмгә юл тотуы һәм дөньяда иң беренче булып планетабыз орбитасын урап чыгуын тагын бер кат искә төшердек.

Балалар белән викторина сорауларына җавап таптык. Ю.Гагаринның җир шары әйләнәсе очышы 108 минут дәвам итүен,нәкъ шул көнне бар дөнья аның легендар: “Поехали!” сүзен ишетеп – ул пилотлаштырылган космонавтикага нигез салынуы турында мәгълумәт бирдек.