Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

«Китап иле-серле дөнья»-әдәби дәрес

Халыкара балалар китабы көненә багышлап,китапханәдә “Китап иле - серле дөнья” исеме белән әдәби дәрес уздырылды,яңа китапларга күзәтү ясалды. Әдәби экскурсиядә балалар бик теләп катнашты. Китап иленең кызыклыгына төшендерү, китапка мәхәббәт арттыру теләге белән, китапларны ничек уку, ничек саклап тоту кагыйдәләре турында әңгәмә уздырылды. Китапханәгә кайткан матур бизәлешле, яңа китаплар белән  таныштырылды.Кызыклы әкият-шигырьләрне бергәләп кычкырып укыдык.