«Сайрар кошларны каршылап»-викторина
Кошлар турында күбрәк белү һәм алар турында кызыксыну,канатлы дусларыбызга ярдәм итү максатыннан, китапханәдә“Сайрар кошларны каршылап” дигән уен-викторина уздырылды.
Укучыларны кошлар турында кызыклы фактлар белән таныштырып,аларның нинди файда китерүләре турында бергәләп фикер алыштык.
Уен -ярышта укучылар, тапкырлар бәйгесендә көч сынашып, табышмакларга, сорауларга җавап таптылар. “Кошларны таны”уенында да бик теләп катнаштылар.