Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

"Киләчәк юллары"-яңа китап презентациясе

13 апрельдә китапханәдә «Киләчәк юллары»дигән яңа китап белән танышу чарасы узды.  «СМП - Нефтегаз» компаниясе эшчәнлеге турындагы әлеге  китапта компаниянең эшчәнлеге турында, шулай ук энциклопедик характердагы мәгълүмат бирелгән. Әлмәтнең «СМП-Нефтегаз» компаниясе - көчле һәм йогынтылы бизнес-структура, ул үз эшчәнлеген төрле юнәлешләрдә алып бара. Бу нефть чыгару һәм авыл хуҗалыгы, оекбашлар җитештерү һәм юллар төзү, вак таш чыгару һәм хәйриячелек. «СМП-Нефтегаз» каршында «Яз» хәйрия оешмасы эшли. Ул күп юнәлешләр буенча эш алып бара: мәгариф һәм сәламәтлек саклау учреждениеләрен төзү һәм реконструкцияләүдән тыш, биредә урманнарны торгызу, мәдәни оешмаларга һәм социаль спорт клубларына, инвалидларга, пенсионерларга, аз тәэмин ителгән гаиләләргә ярдәм итү.

 Китапта дөньяның төрле почмакларында юллар төзүнең кыскача тарихы, юлларның таш, кирпеч ,ефәк юлы белән җәелүе турында мәгълумәт бирелә. Шулай ук сәүдәнең елга юллары, Россиянең зур һәм Кече шәһәрләрен тоташтыручы Татарстан буенча юллар төзү турында да сөйләнелә. Нефть үткәргечләренә алып баручы юллар тәкъдим ителә, нефть чыгару, нефтьтән әзерләнгән продуктлар турында да языла китапта.Башка районнар белән бергә,безнең Зәй районындагы Сәрәпәле чыганагындагы нефть табылуы турында да языла китапта.

 Әлеге китапны укып, Әлмәттәге «Алсу» оекбаш фабрикасы чыгарган оекбашларны җирдә генә түгел , галәмдә дә кигәннәрен белергә була.

“Киләчәк юллары”китабында Татарстанны үз продуктлары ( икмәк, ит, сөт) белән баетучы бөртекле һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре белән танышырга мөмкин.

Матур итеп бизәлгән, һәм безнең яшь укучыларыбыз өчен аңлаешлы итеп тасвирланган китап укучыларга бик охшады.