Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

Бергәләп укыйбыз:«Әкиятче Батулла»

   Күренекле драматург, язучы, әкиятче,халык язмышын кайгыртучы шәхес- Рабит Батулланың тууына 85 яшькә багышлап китапханәдә әдәби дәрес уздырылды. Әкият яратмаган бала бар микән, юктыр, чөнки без һәрберебез кечкенәдән әкият тыңлап үсәбез. Ә менә Рабит Батулла әкиятләре аеруча кызыклы, эчтәлекле. Без башлангыч сыйныйф укучылары белән Батулла әкиятләре буенча сәяхәт иттек. Аның “Салават күпере кайда йоклый”, “Аю Әппәс” әкиятләрен бергәләп кычкырып укыдык, фикер алыштык.