Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

«Милли киемнәребез тарихыннан»эстетика сәгате

2023 ел Татарстанда милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан китапханәдә «Милли киемнәребез тарихыннан»дип исемләнгән эстетика сәгате уздырылды.Китап укучыларга татар халкының милли киемнәре турында мәгълумәт бирелде.Татар  халыкның өс киеме халкыбызның кабатланмас иҗади көчкә ия булуын күрсәтә. Гасырлар буена халык бу эшкә үзенең кул көчен генә түгел, бәлки матурлыкка омтылышын, хыялын, эстетик зәвыгын да салган.