Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

«И хатын-кыз – иң гүзәл зат,Җиһанда син бер – тиңсез!»-шигърият кичәсе

Март-Халыкара хатын-кызлар көненә карата китапханәдә «И хатын-кыз – иң гүзәл зат,Җиһанда син бер -тиңсез!»дип исемләнгән шигырь кичәсе уздырылды.Кичәдә татарның ир-ат шагыйрьләре иҗатында хатын-кыз ничек сурәтләнүен тыңлап үттек. Шагыйрь һәм прозаик Нияз Акмал иҗатында Хатын-кыз аның өчен җан җылысы чыганагы, матурлык өлгесе, башка кабатланмас үзгә җан булса(“Хатын-кыз”), халык шагыйре, сәясәтче Ренат Харис иҗатында хатын-кыз мәңгелек сөю, наз белән берләшә (”Әй, сихерчем”). Шигырьләре сер һәм романтизм белән тулы Газинур Морат көтелмәгән чагыштырулар белән поэтик алымнарны яхшы куллана. Күпкырлы талант иясе Роберт Миңнуллин үз иҗатында хатын-кызның чибәрлегенә дан җырлый(“Хатын-кыз ямьсез булалмый”). Шагыйрь Наил Касыймов иҗатында хатын-кыз җир фәрештәсе, җир бизәге, җирдәге мәңгелек табышмак итеп сурәтләнә(“И хатын-кыз!”).Кичәне “Сердәш”хатын-кызлар клубына йөрүчеләрне  бәйрәм котлавы белән тәмамладык.