Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

«Кызыклы һәм күптөрле балалар матбугаты»

Максаты: газета – журнал материалларын укучыга җиткерү, кирәкле, файдалы мәгълүматларын тормышта файдалану.

Авыл китапханәсендә китап укучылар өчен, «Кызыклы һәм күптөрле балалар матбугаты »исемле вакытлы матбугат белән танышу сәгате уздырылды.

Китап укучылар  игътибарына   балалар өчен  чыгучы “Сабыйга”, “Салават күпере”, “Непоседа” журналлары тәкьдим ителде. Китап укучылар журналларның тиражы ,рубрикалары белән таныштылар,кызыклы язмаларны кычкырып укыдылар. Китап, газета - журналлар – кешенең хәтере, юлдашы, киңәшчесе, ярдәмчесе, укытучысы. Журналлардагы башваткыч-кроссворларны балалар бик теләп чиштеләр,уеннарны яратып уйнадылар.