Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

«Витаминнар –сәламәтлек дуслары»-сәламәтлек сәгате

Китапханәдә балалар өчен «Витаминнар –сәламәтлек дуслары»дигән сәламәтлек сәгате уздырылды. Витаминнар кеше организмына сәламәтлекне ныгытуда һәм төрле йогышлы авыруларга каршы тора алу сәләтен күтәрүдә ярдәм итәләр. Шуңа күрә витаминнарны без сәламәтлекнең дуслары дип атыйбыз дип башладык дәресне.Җәй көне үзебездә үскән яшелчә,җиләк-җимеш белән туклану, дару үләннәренең файдалы үзлекләре һәм аларны кайсы вакытта җыярга кирәклеге турында сөйләштек.

Витаминнарның төрләре,аларны дөрес итеп куллану турында укучыларга аңлаттык, махсус китаплар белән таныштырдык.