Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

Табигатьтә әдәби сәгать:«Җәйләр җылы китап белән»

Җәй, китап белән җылы! Җәйге каникуллар - иң күңелле вакыт! Ә җәйне китап белән үткәрү - тагы да кызыклырак. “Китаплы  җәй" исемле җәйге уку программасын дәвам итеп, балаларның буш вакытларын файдалы үткәрү максатыннан әдәби сәяхәтләр, кычкырып укулар, укылган китаплар буенча фикер алышулар, викторина, кызыклы уеннар оештырдык.

 Чираттагы чара, китап укучылар яңа китаплар  белән ачык һавада таныштылар. А.Имамиеваның “Швециядән килгән Эрик” китабын кычкырып укыдык һәм әсәр буенча фикер алыштык.Швециядән кайткан Эрик исемле песинең,Татар илен яратуы,төрле маҗаралы хәлләре турында бик кызыклы языла әсәрдә.

Автор “Аяз һәм тылсымлы китап” повестында  нәкъ бүгенге көн кадагына суга торган проблемаларны күтәрә.Ул инде телефон,гаджет,компьютер.Һәм инде шуларга карата булган бәйлелек.Автор әсәрдә  шушы бәйлелектән чыгу юлларын күрсәтә.Балалар китапны укып бетерер өчен, өйләренә яздырып алдылар.