Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

"Балачак –иң күңелле, иң бәхетле чак"-хәрәкәтле уеннар

Яшь буынны физик  яктан нык  һәм сәламәт  тәрбияләүдә  төп чара –хәрәкәтле уеннар. Хәрәкәтле уеннар балаларның физик үсешенә булыша, сәламәтлекләрен ныгыта,  хәрәкәт координациясен яхшырта. Әлеге уеннар ярдәмендә бала тырыш,көчле, сәләтле, нык ихтыярлы булып үсә. Уенның  шартларын истә калдыру аша балаларда күзәтүчәнлек тәрбияләнә, истә калдыру сәләте, хәтер эшчәнлеге яхшыра.Уен барышында балалар бергәләп уйнау, хәрәкәт итү,      ситуацияне хәл итү кебек күнекмәләргә өйрәнәләр, башка балалар  арасында үзеңне тоту, гомуми кагыйдәләргә буйсыну кебек тәртип кагыйдәләрен үзләштерәләр.Шул максаттан чыгып,без балалар белән саф һавада төрле кызыклы уеннар уйнадык. Мәсәлән:”түгәрәк”уены, чиләккә туп кертү,”алъяпкыч”уены һ.б.