Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

«Хәерле көн ,табигать»-танып-белү сәгате

Балаларда, табигатькә сакчыл караш, аны ярату, саклау, аның байлыкларын, табигатен өйрәнү максатыннан китапханәдә “Хәерле көн – табигать”дигән танып-белү сәгате уздырдык. «Үсемлекләр дөньясы»,«Җәнлекләр, кош-корт, бөҗәкләр»,«Табигать сагында»темалары буенча викторина сорауларына җаваплар таптык.

Балалар “Табигать даруханәсе” белән танышып,төрле үләннәр турында мәгълумәт алдылар. “Табигать-тиңсез хәзинә! Барыбыз бергә табигатебезне саклыйк”-дигән теләктә дәресне тәмамладык.