Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

«Халык уеннарын бергәләп уйныйбыз»-уен фестивале

Зәй үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре тәкьдим иткән, халык уеннары буенча районкүләм фестиваленең чираттагысы,  Аксар авылында, мәдәният йортында үткәрелде.Бәйрәм кунакларына :”Җәүһәр һәм якутлардан да кыйммәтле,туган халкым хәзинәсе” дигән китап күргәзмәсе буенча обзор ясалды. Халык авыз иҗаты, фольклор – әдәбиятыбызның алтын хәзинәсе. Балалар, зурлар белән бергәләшеп татар халкының җырлы-биюле уеннарын уйнадык. Балалар белән:”Чума үрдәк,чума каз”, “Без,без .без идек”уеннарын уйнасак,зурлар белән исә:“Түгәрәк”уены, “Ярыңны тап”,“Капкалы” уены,“Яулык салыш” уеннарын бик рәхәтләнеп уйнадык.Шулай ук тамашачы белән дә, бик кызыклы"Кем белән кем"дигән уен уйнатылды. Борынгыдан сакланып килгән, буыннар чылбырын тоташтырып торган, халык авыз иҗатының бер өлеше булган, халык уеннары бүгенге яшь буынга килеп җиткән. Әлеге йола –уеннарны , яшь буын, балаларыбыз,оныкларыбыз шушы алтын хәзинәбездән өлеш алып, яхшы тәрбия алып ,милләтебезнең асыл ул-кызлары булып үссеннәр өчен оештырдык.