Саф Һавада әдәби сәгать:«Җәйләр җылы китап белән»
Җәй, китап белән җылы! Җәйге каникуллар - иң күңелле вакыт! Ә җәйне китап белән үткәрү - тагы да кызыклырак. Тәмле буяу исләре килеп торган яңа китаплар,журналлар белән танышу - укучылар өчен бәйрәм. Яңа, матур китаплар һәркемне үзенә тарта - аларны тотып карыйсы, укып карыйсы килә. Китап укучылар яңа китап-журналлар белән ачык һавада таныштылар. Китапханәче яшь китап укучыларга :”Китапханәне җәй көне дә онытмагыз, китап белән каникулларыгыз күңелле булыр! Күп китап уку- эчке дөньяңны баетырга һәм үз карашыңны үстерергә ярдәм итә! Шулай итеп, җәйге каникуллар-барлык теләүчеләр өчен иҗади киңлек булдыру һәм әдәбият белән аралашу өчен зур мөмкинлек тудыра”-диде.