Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

«Хәтердә ул көннәр мәңгегә!»-патриотик сәгать

«Хәтердә ул көннәр мәңгегә!» дигән,22 июнь-Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан  китапханәдә патриотик сәгать уздырылды. Укучыларга 77 ел элек илебезне немец илбасарлары басып алып,илдә Бөек Ватан сугышы башлануы турында сөйләдек.Безнең авылыбыздан да 170 авылдашыбыз яу кырына китә, тик аларның яртысы гына кире әйләнеп кайта алган.”Алар илгә Җиңү алып кайтты”,”Хәтер” китапларыннан, балалар үзләренең якыннарын барладылар.

"Без бу көнне мәңге онытмыйбыз, Хәтер һәм кайгы көне буларак искә алабыз"- дип тәмамладык дәресне.