Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

Сабантуйга бүләк җыю йоласы:"Сабантуйга бирнә җыю"

Милли бәйрәмебез Сабантуйны каршы алу йолаларының берсе - бүләк җыю.

Бу йола халкыбызның юмартлыгын, кунакчыллыгын да күрсәткән, Сабантуйның бөтен халык бәйрәме булуын ишарәләгән.

Әлеге күркәм йолабызны югалтмыйча саклап, киләсе буыннарга тапшыру максаты белән  авылыбызда кунелле итеп, җигүле атлар ,гармун белән жырлашып-биешеп бүләкләр җыйдык. Бүләкләрне, гадәттә, Сабантуй иртәгә була дигән көнне җыялар,ә без бер атна кала җыйдык.Гармун тарткан, җыр сузган үсмер егет-кызлар белән  авылның бер очыннан икенче очына төшеп, тастымал, яулык, тукыма кисәкләре җыябыз. Гадәттә, йорт хуҗасы яисә хуҗабикәсе, бүләк җыючыларны капка алдында бүләге белән көтеп ала. Шунысы да кызык, сабантуйга кунакка кайтканнар да бүләк бирә. Бүләкләр күп җыела. Борынгыдан килгән йола буенча яшь килен бүләге аерым алына. Йола буенча алар чигелгән сөлге бүләк итәләр.