Күңел ачу-уен программасы:«Сабантуй-дуслык бәйрәме»
Сабантуй мәйданчыгында мәктәп яны “Кояшкай” лагеры балалары,шәһәрдән каникулга кайткан балалар өчен күңел ачу-уен программасы-балалар Сабантуе бәйрәме уздырдык.Балаларга халкыбызның гореф-гадәт,йолалары турында сөйләнде. Татар халкының олы бәйрәме- Сабантуй - ул хезмәт бәйрәме, Сабантуй - ул дуслык бәйрәме, Сабантуй - ул һәркемнең көтеп алган изге бәйрәме.
Алар өчен төрле кызыклы уеннар:кашыкка йомырка салып йөгерү,капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату,командалап аркан тарту ярышлары үткәрдек.
Бәйрәм бик күңелле узды, уеннарда катнашучы һәр бала, призлы бүләкләр белән таралыштылар.