Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

Литературная игра, читаем вместе«Китаплы ,кояшлы җәй кочагында»

Җәй – иң матур һәм иң күңелле вакыт! Ә җәйне китап белән үткәрү - тагын да кызыклырак! Авыл китапханәсендә, җәйге каникул чорында, “Китаплы җәй” исемле җәйге уку программасы эшләде.  Китапханәче балаларның буш вакытларын файдалы үткәрү максатыннан әдәби сәяхәтләр, кычкырып укулар, укылган китаплар буенча фикер алышулар, викторина, кызыклы уеннар оештырды. Шулай ук шәһәрдән кунакка кайткан балалар да китапханәгә теләп йөриләр.

Чираттагы чара, балалар белән табигать кочагында узды. “Китаплы ,кояшлы җәй кочагында ”дигән исем астында әдәби уен уйнадык.Китапханәгә кайткан яңа китаплар белән таныштык.”Рәсемле татарча-русча сүзлек” китабы буенча рәсемгә карап, сүзләрне барладык.”Ак Барс кайда яши?”китабының төп геройлары Роман белән Зөләйхага ияреп сәяхәт кылдык.А.Алиш әсәрләре буенча  әкиятләр җыентыгыннан "Сертотмас" әкиятен ,бергәләп кычкырып укыдык.