Конкурслы-уен программасы:“Балачак-иң гүзәл чак”
1-июнь-Балаларны халыкара яклау көнендә,Аксар китапханәсе, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә, табигать кочагында балачак бәйрәме үткәрдек. Бәйрәмдә балалар төрле бәйгеләрдә катнашып, үзләренең сәләтләрен күрсәтеп бүләкләр алдылар. Бәйрәмдә “Җәй.Китап.Дуслык”-җәйге уку марафонын ачып җибәрдек. Укучыларга каникул азагында, иң күп китап укучыларны билгеләргә һәм бүләкләргә вәгъдә иттек.
Балалар бәйрәмнән күңелле рухта таралыштылар.