Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

Китап фестивале:“Туган ягы кирәк кешегә”

Зәй узәкләштерелгән китапханәләр челтәре тәкьдим иткән, 2022 ел Зәй шәhәрененә370 еллыгына багышлап уздырылган “Туган ягы кирәк кешегә” дип исемләнгән урам фестивале Имәнлебаш авылында узды. Китап бәйрәмен Имәнлебаш, Югары Шепкә, Аксар, Тәкмәк , Мирный бистәсе китапханәләре оештырдылар.

Фестивальдә күп төрле номинацияләр аша авылларыбыз, туган ягыбыз тарихы, борынгы әби-бабаларыбызның тормыш-көнкүреше, әдәбияты, мәдәнияты, гореф-гадәтләре яктыртылды. Туган якка багышланган фотозоналар, куренекле кешеләребез турында күргәзмә - стендлар, китап инсталяцияләре оештырылды. “Халкыбызның күңел жәүhәрләре”, “Кулларыннан гөлләр тама”, “hәр җәүhәрдә халкым тарихы” - талантлы кешеләребезнең кул эшләреннән күргәзмәләр бәйрәмебезнең нуры булды. Әби- бабаларыбызның яшәү рәвешен, тормыш көнкүрешен яктырткан “Гасырлардан килгән мирас” дигән борынгы экспонатлар күргәзмәсе оештырылды.

Аксар авылы җирле шагыйрьләренең ,рәссамнарының Зәйнең 370 еллыгына багышланган иҗади стенды, бәйрәмгә ямь өстәде.

“Әби белән онык”,”Авыл тарихы” күренешләре, “Каен агачы кайрысыннан дегет мае ясау” йоласын Имәнлебаш авылы үзешчәннәре  күрсәттеләр.  Китап бәйрәме нәфис сүз, жыр-моң белән үрелеп барды.                                         

 “Газиз туган ягым”дип исемләнгән шигъри марафонда якташ шагыйрьләребезнең, җирле язучыларыбызның шигъри әсәрләре яңгырады.