Акция:"Ветеранга игътибар!"
Бөек Җиңүнең 77 еллыгын каршылап “Тамчы” балалар кызыксынучылар клубына йөрүчеләр белән хезмәт ветераннарын бәйрәм белән котладык. Аларга үз кулларыбыз белән ясаган кечкенә бүләкләрне: котлау открыткаларын бүләк иттек.Балалар хезмәт ветераннарына шигырьләр сөйләделәр,җырлар җырладылар,төрле сораулар бирделәр.Өлкәннәребез исә рәхмәтләр әйтеп,теләкләр теләп озатып калдылар.