Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

Халыкара акция"Балаларга сугыш турында укыйбыз"

Аксар авыл китапханәсендә “Балаларга сугыш турында укыйбыз” акциясе кысаларында оештырылган “Бөек батырлык тарих түрендә” дигән китап күргәзмәсе янында балаларга Бөек Ватан сугышын чагылдырган әсәрләргә: сугыш чоры язучыларының һәм шагыйрьләренең иҗатына күзәтү ясалды. И.Газинең “Малай белән эт”,”Бала” “Сыерчыклар”хикәяләреннән өзекләр кычкырып укылды, балалар шулай ук  үзләре дә  китаплардан шигырьләрне, хикәяләрне  сайлап алып иптәшләренә  сәнгатле итеп кычкырып  укып күрсәттеләр. Мәсәлән.М.Җәлилнең “Ана бәйрәме”, Н.Дәүлинең “Яшәү белән үлем арасында” әсәреннән өзекләрне, балалар бик яратып тыңладылар.