Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

Шигъри-музыкаль кичә:«Язлар белән безгә Тукай килә»

Китапханәдә Г. Тукайның туган көненә, туган тел көненә багышлап «Язлар белән безгә Тукай килә»  дигән шигъри музыкаль кичә үткәрелде. Балалар өчен  шул исемдә  китап күргәзмәләре эшләде.
Китапханәче шагыйрьнең тормыш юлына тукталып,иҗат юлын укучылар белән бергәләп барладык.Аның шигырьләреннән,әкиятләреннән торган күргәзмәгә күзәтү ясалды.

Балалар Тукай шигырьләрен яттан сөйләделәр. (Миннуллина Самира”Милли моңнар”, Мухаметдинов Данис “Туган авыл”,Баязитов Дима”Эш беткәч уйнарга ярый”)
Шулай ук балалар Г. Тукайның тормышы, иҗатына багышланган  тапкырлыкка кроссвордка җавапларны бик тиз таптылар.
 Шигырь кичәсендә кызлар курайда татар халык көйләренә тезмә,”Туган авыл” көйләрен бик матур башкардылар.