Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

Районкүләм фестиваль - конкурс:”Сәламәт булу бик шәп”

Аксар авыл китапханәсендә “Сәламәт булу бик шәп”- районкүләм фестиваль конкурс булып узды.
Китап укучылар, килгән кунаклар “Сәламәтлек-зур байлык”, "Сәламәт тәндә-сәламәт акыл” “Табигать даруханәсе.Дару үләннәре” ,Сәламәт булыйм дисәң” дигән  китап күргәзмәләре, шулай ук балалар өчен " Без сәламәт яшәү рәвешен сайлыйбыз" - рәсем бәйгесе буенча кургәзмә белән таныштылар. Балалар сәламәтлек, сәламэт яшәү рәвеше турында сорауларга жаваплар бирделәр. “Сәламәт булу-бәхет" дигән темага кызыклы һәм файдалы презентация карадылар.
Сәламәтлек бәйрәменең икенче өлеше сәхнәдә дәвам итте. Балалар “Сәламәтлек иленә сәяхәт”дигән  әкият- тамашаны бик матур уйнадылар. Тамашада балалар ялкау ,авыру патшага  ничек сәламәтләнергә кирәклеген аңлаттылар,аның серләрен чиштеләр.Сәламәт булу серен, җыр аша җиткерделәр.

 “Сәламәт булу бик шәп" - балалар флешмоб биюе белән бәйрәм төгәлләнде