Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

Батырлык дәресе:"Сугыш урлаган балачак"

Китапханәдә балаларны сугыш чоры баласы,тыл ветераны Камәрия апа турында сөйләдек.
Сугыш чоры баласы,тыл хезмәтчәне Камәрия апа Гиниятова үзенең авыр балачагы турында сөйли.
Сугыш чоры балалары ачлыкны да, ялангачлыкны да кичергәннәр. Сугыш аларның балачагын, балачакка хас шатлык-куанычларын гына түгел , ә иң якын кешеләрен дә тартып ала, йота. Сугыш аларга бик иртә тормыш йөген тарттыра, бик иртә олыгайта. Аларга сугышка китүче әтиләрен, абыйларын алыштырырга туры килә.

“Сугыш башланганда миңа 10 яшь иде,үсә төшкәч колхоз эшләрендә катнаштык,симәнәләрне җилкәбезгә салып басуга илтә идек”- дип искә ала Камәрия апа. “Сугышның беренче көннәреннән үк абыем, Салаватов Таҗины сугышка алдылар,йорттагы авыр эшләр  безгә калды.  Атларның ашарларына булмагач,урманга барып, яшел камыш җыеп алып кайта  идек,колхоз эшендә куна-төнә эшләдек,җиңел булмады”-дип уфтанып куя сугыш чоры баласы.”Күрдек инде,ашарга җитми.Пәлчекәү басуларыннан өшегән бәрәңгеләр җыеп кайтып ашадык.Без күргәнне кабат күрергә язмасын.Илләр-көннәр тыныч булсын”-дип тели Камәрия апа.