Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

Әдәби кунакханә:"Әхлак сагындагы шагыйрә"

Балалар язучысы ,шагыйрә Йолдыз Шәрәповага 60 яшь тулу уңаеннан, китапханәдә «Әхлак сагындагы шагыйрә»-дип исемләнгән әдәби дәрес уздырылды.

Балаларны язучының тормыш юлы белән таныштырып,аның китапларыннан шигырьләрен кычкырып укыдык. Йолдыз Шәрәпова балалар күңелен  нечкә тоеп иҗат итә. Бик озак еллар “Сабантуй” газетасында журналист булып эшләгән авторның, әсәрләре йөгерек тел белән язылган . Шигырьләрендә юмор, гыйбрәт, моңсулык табигый рәвештә үрелеп бара.

Шулай ук укучылар белән авторның “Сезгә әйтер сүзем бар...”дигән видеоязмасын бергәләп карадык.