Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

Уен-викторина“Кошлар безнең дуслар”

Кошлар турында күбрәк белү һәм алар турында кызыксыну,канатлы дусларыбызга ярдәм итү максатыннан, китапханәдә “Кошлар безнең дусларыбыз” дигән уен-викторина уздырылды.Укучыларны кошлар турында кызыклы фактлар белән таныштырып,аларның нинди файда китерүләре турында бергәләп фикер алыштык.

Уен -ярышта укучылар, тапкырлар бәйгесендә көч сынашып, табышмакларга, сорауларга җавап таптылар.                                  

”Кайсы кош икәнен билгелә” уенында  катнашучылар, кайсы кош турында сүз барганын бик тиз ачыкладылар.”Кем күбрәк” ,”Әйтеп бетер” уеннарында да  балалар бик теләп катнаштылар,кошларны таныдылар.

Викторинаны “Очты-очты”уенын уйнап,кошлар турында шигырьләр укып дәвам иттек. Кичәне “Кош тавышын тану” музыкаль уены белән тәмамладык.