Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

Әдәби кунакханә: "Кояшлы күзләр"

Шагыйрь, прозаик һәм публицист Ркаил Зәйдулланың тууына 60 яшькә багышлап, күчмә китапханәдә “Кояшлы күзләр” исемле әдәби сәгать уздырылды.

Авторның татар халкының  милли бәйрәме Сабан туеның тарихын хикәяләрдә үз эченә алган «Сабантуй сөлгесе» китабына күзәтү ясалды. . Ркаил Зәйдулланың  төсле, матур рәсемнәр белән бизәлгән «Сабантуй сөлгесе» китабы мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен тәкъдим ителә. Кечкенәләрне  китаптагы хикәяләрне укып , Сабантуй бәйрәме белән бәйле татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары белән танышырдык. Анда татар халкының милли бәйрәме  - Сабан туендагы төрле уеннар һәм ярышлар балалар өчен мавыктыргыч итеп тасвирлана. Укучы хикәядәге геройлар белән бергә маҗаралы хәлләргә очрый, җиңү тантанасын татый, җиңелү ачысын кичерә, «Сабантуй» дигән зур бәйрәмнең тылсымын күңеленә сеңдерә.  Кем көчлерәк? Кем елгыррак? Кем җитезрәк? Кем кыюрак? кебек сорауларга балалар теләп җавап бирделәр.