Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

Ялкынлы "Ялкын" -әдәби сәяхәт

Яшүсмер дустым! Синең өчен  өчен гыйнвар ае “Ялкын” журналына обзор тәкъдим итәбез.

Бу санның шәхес сәхифәсен тышлыктагы чибәр кыз – Таңсылу Җиһангәрәева белән әңгәмә ачып җибәрә. Шулай ук, сине кастомнар ясаучы Дания Хәлимова, косметолог Айгөл Шакирова белән әңгәмәләр көтә. Өстәвенә, студентлар көненә бәйле хорафатларны, гадәтләрне барларбыз һәм бераз гына авыл һәм шәһәр кызларын чагыштырып алырбыз.

Ачыш сәхифәсендә «өй! come on» исемле чит ил һәм Россия студентларына аралашу өчен онлайн һәм оффлайн форматтагы проект, Россия мәктәп укучылары хәрәкәте, һәм мәктәптә уку-укыту системасының йомшак яклары турында фикерләшербез.

Фән сәхифәсендәге язма исә аеруча кызыклы һәм актуаль: сүз куешулар, ягъни дөньяви заговорлар турында сөйләшербез. 

Ә тәҗрибә сәхифәсендә исә сине чын тәҗрибә көтә ,ә төгәлрәге, каһвәгә бәйлелек һәм аннан котылу омтылышы.

«Оялчан алма»да тагын бер четрекле тема: якын дустың мәхәббәт аңлатса, нишләргә?

Иҗтимагый күренешләр һәм проблемаларны барлауны дәвам итәбез: ни өчен хатын-кыз булу кыйммәткә төшә? Бу санда син «ал салым» турында укый алачаксың.

Шулай ук, эмоциональ басым, ягъни газлайтинг турында да сөйләшербез.

Ә иҗат сәхифәсендә – өч юбиляр! Яшүсмер дустым! Ә тулырак журналны кулга алып укыгач ,белерсез!