Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

Кулларыннан гөл тама

Аксар авыл китапханәсендә мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә "Кулларыннан гөл тама”- дигән исем астында  кәгазь салфеткалардан топиарий (бәхет агачы) ясау оештырылды. “Сердәш” хатын-кызлар клубына йөрүчеләргә ,бу шөгыль бик тә ошады, алар бер-берсен уздырырга тырышып топиарийның өлешләрен ясадылар. Безгә бу эштә ветераныбыз Минсирин апа  ярдәм итә. Соңыннан бергәләп топиарийның өлешләрен ябыштырдык.

Шулай ук Минсирин апа безне ,җептән чәчәк бәйләү серләренә дә өйрәтергә тырышты.Үзенең вазага ясап куелган чәчәкләренә без сокланып карадык.Әлеге төр эшләрне башкарганда, интернеттан да файдаландык