Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

”Кыш бабайга күчтәнәч”-балалар өчен күңел ачу программасы

Кышкы каникуллар вакытында балалар өчен”Кыш бабайга күчтәнәч”дигән Яңа ел  күңел ачу программасы оештырылды. Кыш бабай, Кар кызы һәм башка әкият геройлары белән  балалар чыршы тирәли әйләнделәр, төрле уеннарда, конкурсларда бик теләп катнаштылар, Кыш бабайга  балалар җырладылар,шигырьләр сөйләделәр,биеделәр.

Соңыннан  Кыш Бабай һәм Кар Кызы  балаларга бүләкләр өләштеләр.