Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

Әдәби сәгать:"Балалар күңеленә юл"

Татар драматургы, балалар шагыйре, атказанган сәнгать эшлеклесе Рафис Корбанга 1 январьда  65 яшь тулды. Рафис Корбан мәктәп елларыннан ук иҗат эше белән шөгыльләнә, иҗат юлының башыннан ук диярлек балалар шагыйре буларак таныла. Үзенең эчкерсез, мавыктыргыч шигырьләре аша ул балаларга әйләнә тирә дөньяны аңлаешлы итеп күрсәтергә өйрәтә.

Аксар авыл китапханәсендә язучының юбилеена багышлап  "Балалар күңеленә юл" дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде. Шагыйрьнең төрле елларда иҗат ителгән уңышлы шигырьләре тупланган “Алмалы төн”, "Рафис Корбан шигырьләре", «Куда уходит ночь» исемле иң күләмле җыентыклары балаларга тәкъдим ителде.

Балаларның яраткан шагыйрьләре Р.Корбанның туган көненә карата уздырылган әдәби кичәдә, балаларны авторның биографиясе,иҗаты турында таныштырдык. Кайбер шигырьләрен кычкырып укыдык.Шулай ук Р.Корбанның "Тапкырларга табышмак" бүлеге буенча ,табышмакларга җаваплар таптык.