Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

"Гасырның үзе кебек"-әдәби күзәтү

 

Язучы Кави Нәҗминең тууына 120 елга карата китапларына әдәби күзәтү ясалды.                               Кави Нәҗми – татар язучысы, тәрҗемәче, җәмәгать эшлеклесе. 1912 елны ул «Көз» исемле беренче шигырен яза. 1927 елда язучы Казанда чыга торган «Кызылармеец» газетасында редактор булып эшли башлый. Бу елларда язучы күп кенә хикәяләр, повестьлар яза. Аның әсәрләре Октябрь борылышына кадәрге тормышны һәм революцион хәрәкәтне («Миңлебикә кодагыйның кайгысы», «Кайтты»), гражданнар сугышы чоры вакыйгаларын («Чыныгу», «Иң соңгысы», «Шобага», «Яр буенда учаклар»), крестьяннарның колхозларга берләшүен («Якты сукмак», «Кояшлы яңгыр») чагылдыралар. 1949 елда Кави Нәҗми Казан эшчеләренең революцион көрәшкә катнашуларын сурәтләгән «Язгы җилләр» романын бастырып чыгара. К. Нәҗми тәрҗемәсендә татар телендә Александр Блокның «Двенадцать» («Уникәү»1920) поэмасы, И. Уткинның шигъри җыентыгы («Шигырьләр» 1928), С. Маршакның балалар өчен язган күп кенә әсәрләре («Мистер Твистер», 1934; «Фронт почтасы», 1946 һ. б.) һәм башка урыс классик һәм совет шагыйрьләренең аерым шигырьләре басылып чыга.