Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

Студентлар белән очрашу:"Студент тормышына сәяхәт"

25 гыйнвар - студентлар көне буларак билгеләп үтелә.Кеше гомеренең иң күңелле чоры - студент елларын кем генә сагынып искә алмый икән? Димәк, бу көн - төрле уку йортларында белем өстәүчеләрнең һәм студент еллары артта калучыларның да уртак бәйрәме. Мөстәкыйль тормышның беренче сабаклары, тәүге һөнәри белемнәргә төшенү, һичшиксез, студент еллары белән бәйле.

Һәр ел саен авыл китапханәсендә студентлар белән очрашу кичәсе уздырыла.Төрле уку йортларында укучы авылыбыз яшьләре өчен оештырылган кичә”Студент тормышына сәяхәт ” исеме астында узды.

 Һәрбер студент үзенең кайда укуы,нинди һөнәр үзләштерүе турында ,алга таба планнары турында фикерләре  белән уртаклаштылар.Шулай ук алар өчен :”Сорау-җавап”,”Реклама”,”Уйнап күрсәт”,”Серле тартма”кебек уеннар уйнатылды. Кичәгә 9 сыйныф укучылары да чакырылган иде.Алар да студентларга биргән сорауларына җавап тыңладылар һәм теләкләр кабул иттеләр.

Кичә ахырында һәрбер студентка ,үзләре сайлаган профессияләренә тугры калып,исән-сау укып бетереп,  файдалы хезмәт кешесе булып чыгуларын теләдек.

Студентларны Яшьлек,Мәхәббәт темаларына багышланган яңа китаплардан төзелгән  күргәзмә  дә битараф калдырмады.Аларның китап укырга яратулары, вакыт табып яңа әсәрләрне укырга тырышулары безне сөендерде.