Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

Тематик җыр сәгате:“Нәҗип Җиһанов һәм татар музыкасы”

Тематик җыр сәгате
“Нәҗип Җиһанов һәм татар музыкасы”
Китапханәдә күренекле татар композиторы, музыка һәм җәмәгать эшлеклесе- Нәҗип Гаяз улы Җиһановның тууына 110 ел тулуга багышлап тематик җыр сәгате уздырылды.
Хәзерге заман татар музыка сәнгатенең нигезен тудырган Нәҗип Җиһанов югары профессиональ мәдәниятне һәм халык иҗаты казанышларын яңа мәгънәви дәрәҗәдә берләштерүгә ирешкән шәхес. “Аның күпкырлы эшчәнлеге Татарстанда гына түгел, Россия күләмендә дә ХХ гасыр музыка мәдәниятенең иң талантлы вәкилләренең берсе дип атарга мөмкинлек бирә”-дигән белешмә белән укучыларны якыннанрак таныштырдык. Композиторның 8 опера, 3 балет, 17 эре симфоник әсәр, сюиталар, җырлар, күп санлы камера, вокаль һәм инструменталь әсәрләр авторы булуы турында мәгълүмат бирелде.. Соңыннан Н.Җиһанов көйләренә язылган җырларны бергәләп башкардык.(“Өзелгәнсең сиреньнән”,”Сиреньнәр хуш ис тарата” һ.б.)