"Кышкы бизәкләр"рәсем дәресе
Каникулларны дәвам итеп “Тамчы” балалар клубына йөрәчеләргә “Кышкы бизәкләр” дигән темага рәсем ясау дәресе уздырылды.Кыш –ел фасылының иң салкыны һәм иң бизәклесе. Шуңа күрә балаларның кайсыберсе :кыш бабайны ясаса,күбесе кар бөртекләре ясады.Дәрес ахырында исә балаларга Кыш бабайның баллы күчтәнәчләре бирелде.