Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

Китапханәдә кышкы каникуллар

Китапханәдә кышкы каникуллар.

Яңа ел, кышкы каникуллар – һәр бала өчен зур  бәйрәм.  Бу ялларны кызыклы һәм мавыктыргыч итеп  үткәрү максатыннан китапханә  балалар  өчен  кызыклы масса – чаралар үткәрде. Каникул көннәрендә балалар китаплар укыдылар, төрле уеннарда,  конкурсларда  катнаштылар.

Укучылырны “Яңа елга яңа китап белән”дигән күргәзмә белән таныштырдык.Китапларга обзор ясалды, шигырь-әкиятләр кычкырып укылды. Х.Халиковның “Сайланма әсәрләре”нннән табышмакларга, башваткычларга һәм арифметик мәсьәләләргә  җаваплар табып,балаларның фикерләү сәләтен,игътибарлылыкларын тикшердек.

Шулай ук Л.Шәехнең “Галинең песие” исемле яңа китабыннан”Чана,чаңгы шуар чак”,”Шугалак” кебек шигырьләрен балалар яратып тыңладылар.Р.Миңнуллинның “Малайлар-шалайлар”исемле яңа китабы балалар өчен зур сөенеч.Чөнки авторның шаянлык һәм тапкырлык белән язылган шигырьләре һәр укучыны үзенә җәлеп итә,анда үгет-нәсыйхәт тә,гыйбрәт тә бар.

Китаплар белән танышудан соң,укучылар үзләренең яраткан мульфильмнарын карадылар.