Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

Әдәби-тематик кичә "Сынмас рухлы геройлар"

«Сынмас рухлы геройлар»-дигән әдәби тематик кичә узды.Китап укучыларны, тумыштан гарип булып,дөньяның рәхәтен күрми үскән балалр,һәлакәткә дучар булып,яшьнәп яшәр чакта урын өстенә,инвалид коляскасына беркетелгәннәр язмышы хакында таныштырдык.Шундый танылган шәхесләрдән булган язучылар Ф.Яруллин, Г.Сәгыйровлар язмышы турында әңгәмә кордык.Аларның әсәрләрен кычкырып укыдык.Кичәдә катнашучыларны замана героена әйләнгән Р.Нәбиевның фаҗигале язмышы , тормыш сукмаклары,хис-кичерешләре турында  таныштырдык, китабыннан өзекләр укыдык.

Бик яшьләй коляскага калган, Мария Логинованың шигырьләре укылды.

Кичәне бер-беребезгә игелек һәм изгелекләр генә кылып яшәсәк иде дигән теләктә, С.Сөләйманованың “Тормыш исәнме!” шигырен укып тәмамладык.