Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

Тематик дәрес:"Без көчле-бердәм халык"

4 ноябрь –Халыклар бердәмлеге көне безне бердәм булырга, ата-бабаларыбызның каһарманлыгын хөрмәт итәргә өйрәтә. Шушы истәлекле датага багышлап Аксар авылы китапханәсендә “Без көчле-бердәм халык” дип исемләнгән тематик дәрес ,8 китап укучы катнашында узды. Шул исемдә китап күргәзмәсе эшләде.

Китап укучыларга Бердәмлек көненең килеп чыгышы турында мәгълүмат бирелде. Дәүләт күләмендәге бу бәйрәм 1612 елгы тарихи вакыйгаларга барып тоташа.  2004 ел ахырында РФнең Дәүләт Думасы 4 ноябьрне Халыкларның бердәмлеге көне итеп кабул ителсә,ә 2005 елдан Россиядә ул официаль рәвештә үткәрелә. Әйе, -“Уртак көч булып туплансак, авыр чакта бер-беребезгә ярдәм кулы сузсак, җәмгыятебездәге вакыйгаларга битарафлык күрсәтмәсәк, төрле дин һәм милләт халкына, аларның гореф-гадәтләренә хөрмәт белән карасак, без - көчле халык”-дип тәмамланды дәрес.  Дуслык турындагы мәкальне дәвам итү уенында ,укучылар бик теләп катнаштылар.                                                                     Шулай ук китапханәдә ел әйләнә,  ТАССРның 100 еллыгына “Татарстан минем Ватаным” дигән китап күргәзмәсе эшләде.