Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

"Хәтер...Китапларда мәңгелек"-батырлык дәресе

    Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршылап, Аксар китапханәсендә чираттагы чара, башлангыч сыйныф укучылары өчен оештырылды .Укучыларны “Хәтер... Китапларда,йөрәкләрдә мәңгелек” дигән китап күргәзмәсе, сочинение,сугыш турында 75 китап акцияләре белән таныштырып,батырлык дәресе уздырдык.Шулай ук укучылар өчен Ә.Еникинең “Бала” хикәясен кычкырып укыдык һәм фикер алыштык.                                                                                                                 Еллар үтә, дөньяга яңа буыннар килә. Ватан сугышы тәмамланган да 75 елга якын вакыт узып бара.  Әмма сугыш хатирәләре,  дошманга күкрәк киереп каршы торган, изге җиребезне илбасарлардан саклап калган, аның иминлеге өчен гомерен дә кызганмаган каһарманнар беркайчан да онытылмас. Чөнки халык хәтере - мәңгелек. Ә «Хәтер » китаплары - каһарманнарның исемнәрен мәңгеләштерүче һәйкәл. Алар туган җирнең азатлыгы өчен башларын салган якташларыбызның якты истәлеге алдында яшь буыннарның баш ию билгесе.

    “Алар илгә Җиңү алып кайтты” китабына 106 авылдашыбыз исемлеге кертелүе,шулай ук  сугыш ветераннарыбызның исемнәре,  һәйкәл янындагы тактага язып эленүе турында да балаларга мәгълумәт бирелде.                                         

      “Батырларның исемен, изге эшләрен, хәтер һәм искә алу көнен яшь буын онытмыйча гасырларга алып барсын “- дигән теләктә дәресебезне тәмамладык.