Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

"Җиңү кайтавазы мәңгелек"-тыл ветераннарына медаль тапшыру

Илебез буйлап Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган акция- ветераннарга һәм тыл хезмәтчәннәренә «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел» юбилей медальләрен тапшыру бара.  28 нче  февраль көнне Аксар авыл җирлегендә яшәүче  тыл хезмәтчәннәренә Җиңүнең 75 еллыгына багышланган юбилей медале,   үсмер, бала чакта тылда тырыш хезмәт куйган 17 авылдашка  тапшырылды.

 Медальләр ветераннарга  тыл хезмәтчәннәре һәйкәле янында зур тантана белән тапшырылса,килә алмаучыларга  исә, өйләренә барып җылы шартларда тапшырылды.