Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

Акция"Әниләр турында бергәләп укыйбыз"

  Бөтендөнья кычкырып уку көненә Аксар китапханәсе дә теләп кушылды. Быелгы Акция “Әниләр турында бергәләп укыйбыз” исеме астында узды. Башлангыч сыйныф укучылары өчен “Ак дөньяга безне бүләк иттең” дип исемләнгән әдәби-тематик дәрес  оештырылды.Кечкенәләр өчен:”Җир йөзендә әнидән дә кадерле,әнидән дә чибәр,әнидән дә ягымлы кеше бармы? - дигән сорауга, алар бердәм рәвештә:“Юк”-дип җавап бирделәр.                                               Алар өчен:

Гыймадиева Л.Н.-“Әни нигә елый?” хикәясе;   Мингалим Р.Г.-”Канатларың булса...”хикәясе; Сабитов Г.В.- “Иң кадерле бүләк”;Сәйфуллин И.Г.-“Минем әни иң чибәре”; Хәлимнең А.-“Уенчыклар кибетендә”хикәясе;Шәехнең Л.М.-“Әнисенең киңәше”шигыре ; Шәриф Х.М.”Әниләр ачуланмагач күңелле”, ”Тиен баласы нигә елаган?” хикәяләре  кычкырып укылды.                                  

   Кечкенәләр үзләренең әниләр турында белгән җырларын да җырладылар, шигырьләрен дә сөйләделәр.