Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

"Йөрәк җылысын кушып..."-тыл хезмәтчәннәренә открыткалар ясау

  Яшь буынны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү, Бөек Ватан сугышында җиңүнең тарихи әһәмиятен, асылын тирәнтен аңлау, фронтта һәм тылда  өлкән буын күрсәткән батырлыкларны күз алдына китерү, алар белән горурлану максатыннан  , Бөек Җиңүнең 75 еллыгы якынайган көннәрдә, төрле чаралар уза.Чираттагы дәресебез “Тамчы” балалар клубына йөрүчеләр белән узды.

Сугыш бик күп хәсрәтләр,ачлык-ялангачлыклар алып килгән тыл ветераннарыбызга ,үз кулларыбыз белән открыткалар ясадык.Аларның   тырышлыгы,бердәмлеге илгә  Җиңү китергән сугыш чорында яшүсмер булган  тыл ветераннарыбызга, бүген 85-95 яшь.

Открыткаларга тынычлык символы-күгәрчен рәсемнәре, йолдызчыклар, җиңү ленталары, канәфер чәчәкләре беркеттек.Шулай ук эчтәлекле шигырь юллары язып ябыштырдык.Кечкенә бүләкләребезне ветераннарның өйләренә барып тапшырачакбыз.