Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

Әдәби шигъри кичә:"Җырым белән җиңдем дошманны"

    Аксар китапханәсендә  герой-шагыйрь М.Җәлилнең туган көненә багышлап, “Җырым белән җиңдем дошманны” дигән әдәби-шигъри кичә уздырылды.

   Кичәдә, укучылар шагыйрьнең тормыш юлы,аның үлмәс иҗаты белән тагын бер кат таныштылар,тирән эчтәлекле шигырьләрен тыңладылар, презентация карадылар.Милли каһарманыбыз Муса Җәлил һәм җәлилчеләр узган данлы юл белән укучыларны таныштыруны дәвам иттек. Җәлил һәм аның көрәштәшләре белән бер оешмада торган , авылдашыбыз Фәйзелхак абый Мингалин турында укучыларга горурланып сөйләдек.Шагыйрь белән 4 тапкыр очрашкан авылдашыбызның ,туган якларына исән-имин кайтып җитүе, Җәлилнең “Соңгы җырым” шигырен һәм фоторәсемен алып кайтуы укучыларда зур соклану тудырды.

      Кичәне патриот-шагыйрнең “Кызыл ромашка”,”Егет юлы”, “Вәхшәт”, “Катыйльгә”,Яшь ана” шигырләрен сөйләү белән дәвам иттек.